

Яңа ел ризыклары, бигрәк тә майонезлы салатлар, элек мондый ризыкларны татып карамаган кечкенә балалар өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта табиб-педиатр, Дәүләт думасының гаиләне яклау комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая белдерде.
Табиб билгеләвенчә, бәйрәм өстәле баланың игътибарын “Оливье” яисә “Тун астындагы селедка” кебек гадәти булмаган ризыклар белән җәлеп итә.
“Бернинди очракта да балага берьюлы берничә яңа ризык бирмибез, бигрәк тә салатта майонез булса“, — дип ассызыклаган Татьяна Буцкая “ТАСС” белән әңгәмәсендә.
Аның сүзләренчә, бу кечкенә баланың организмына җитди йөкләнеш китерергә һәм аллергик реакция тудырырга мөмкин, хәтта анафилактик шок куркынычы да яный. Белгеч ата-аналарга бәйрәмнәр вакытында балалар рационын контрольдә тотарга, теләсә нәрсә ашатмаска киңәш итә.
Буцкая фикеренчә, кечкенә балага беренче өстәмә ризыкның бер компоненттан гына торуы яхшы, ә салатлар, бигрәк тә берничә көн элек ясалганнары катгый рәвештә ярамый, дип искәртә табиб.
Автор фотосы.