

Уфадан 1нче сыйныф укучысы Choco Pie ашаганнан соң үлемнән калган. Балада көчле аллергия барлыкка килгән. Бу хакта “SHOT” телеграм каналы хәбәр итә.
Җиде яшьлек малай өйдә үзе генә булганда татлы печенье ашый. Шунда ук аның бөтен тәненә кызыл тимгелләр чыга һәм һава җитми башлый. Баланың гомерен әнисенә шалтыратып өлгерүе генә коткара. Әнисе ашыгыч ярдәм чакырта һәм үзе тиз арада өенә кайтып җитә. Дәваханәгә салганда сабыйның асфикциядән йөзе зәңгәрләнә башлаган була инде. Табиблар аны ашыгыч рәвештә кислородка тоташтыра һәм реанимациягә сала.
Малайда балачактан ук көчле аллергия булган. Ул кечкенәдән тәм-том ашамаска өйрәтелгән булган. Әмма сыйныфта туган көннәрдә һәрвакыт “чокопай”лар тараталар. Малай аларны ике тапкыр әнисе күзәтүе астында ашап караган, барысы да яхшы узган. Ләкин өченче тапкыр, үзе генә өйдә булганда ашагач, Квинке шешенүе башлаган.
Хәзер баланың гомеренә куркыныч янамый. Аңа гипоаллерген диета язганнар. Малай табиблар күзәтүе астында.
Фото: portamur.ru