

Уфа районы суды 61 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Ул үтерү белән янауда һәм якыннарын җәзалауда гаепле дип табылган.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның сентябреннән 2024 елның февраленә кадәр исерек хатын, элек барлыкка килгән шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре нигезендә, берничә тапкыр үзе белән бергә яшәүче авырлы кызына һәм кечкенә оныгына үтерү белән янаган. Шулай ук ул аларга системалы рәвештә физик һәм психик газаплар китергән, кыйнаган, буган, аларга кул астындагы төрле әйберләрне ташлаган.
Суд олы яшьтәге хатынга гомум режимлы төзәтү колониясендә 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән, шулай ук, аңа бала файдасына 100 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясе дә түләргә туры киләчәк.
Автор фотосы.