+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Яңа ел төнендә дүрт бала имгәнгән...

Кышкы каникуллар башланды гына әле.

Яңа ел төнендә дүрт бала имгәнгән...Яңа ел төнендә дүрт бала имгәнгән...
Яңа ел төнендә дүрт бала имгәнгән...

Яңа ел төнендә Башкортстанда медицина хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләгән. Республика буенча 330 ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торган. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, бер төн эчендә диспетчерлык хезмәтенә 1210 мөрәҗәгать килгән.

Республика балалар клиник дәваханәсенең травмпунктына дүрт бала мөрәҗәгать иткән. Икесе егылу нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән, берсе таудан шуганда имгәнгән, тагын бер бала көнкүреш имгәнүе алган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң барлык пациентларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр, алар амбулатор рәвештә дәваланачак.

Айрат Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәрендә табиблара йөкләнеш гадәттәгечә арта, шуңа күрә яңа ел каникуллары чорында республиканың барлык медицина учреждениеләре югары әзерлек режимында эшли.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас