+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 гыйнвар , 05:10

Яңа ел төнендә мунча якканнар...

Ике бертуганны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр.

Яңа ел төнендә мунча якканнар...Яңа ел төнендә мунча якканнар...
Яңа ел төнендә мунча якканнар...

Уфа янында ике бертуган ир-егетләр мунчадан дәваханәгә эләккән. Сәгать 12не суканнан соң, Уфа районының Шмидтово авылында ике ир мунчага киткән. Ләкин контейнер корылмасы иртәнге сәгать дүрттә яна башлаган. Гадәттән тыш хәл урынына коткаручыларны чакырганнар.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итүенчә, 35 һәм 32 яшьлек абый-энене төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре белән дәваханәгә китергәннәр.

“Беренчел мәгълүмат буенча, янгын мунчаны газ горелкасын белән ягарга тырышканда килеп чыккан", - дип ачыклык керттеләр коткаручылар.

Әти-әниләр, ягулык корылмалары белән эш иткәндә сак булыгыз!

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас