

Ике көн эчендә республикада инде 14 янгын булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә яңа башланган елның беренче ике көнендә республикада теркәлгән янгыннар саны турында хәбәр иттеләр.
Ике көн эчендә төбәк территориясендә 14 янгын булган, аларда 1 кеше һәлак булган, икесе җәрәхәтләнгән, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
1 гыйнварда Зианчура районының Биштирәк авылында бүрәнә йортта янгын чыгып, 70 яшьлек ир һәлак булган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
“2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда янгыннар санының 2 очракка ким булуы күзәтелә, кешеләр үлеме саны узган елдагы кебек", — дип ассызыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Ведомство белгечләре республика халкын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә, фейерверкларны махсус мәйданчыкларда гына аттырырга һәм балаларны караусыз калдырмаска чакыра.
Фото: МЧС по РБ