

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Республика пешү үзәгендә булган. Министр белдерүенчә, бу Яңа ел соңгы биш елда иң тынычы булып чыккан, халык чагыштырмача азрак җәрәхәтләнә башлаган.
Хәзерге вакытта реанимациядә биш өлкән пациент һәм бер бала ята. Яшь ярымлык сабый декабрьдә үк кайнар шулпа белән пешкән, ә өлкән пациентлар көнкүреш пешүләре алган.
Соңгы дүрт көндә Башкортстанда термик пешү алган 10 пациентны дәваханәгә китергәннәр.
Шулай ук петарда атудан пешү алган биш яшьлек кызга да табиблар ярдәме кирәк була. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Ул амбулатор рәвештә дәваланачак.
Әти-әниләр, бәйрәм көннәрендә кечкенә балаларыгызны кайнар ризыклар әзерләнгән аш-су бүлмәләрендә үзләрен генә калдырмагыз, игътибарлы булыгыз.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ