+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 гыйнвар , 05:10

Яңа елның беренче көне гомерлеккә истә калачак...

Янгын сүндерүчеләр 3нче сыйныф укучысына әнисен эзләп табарга ярдәм иткән.

Яңа елның беренче көне гомерлеккә истә калачак...Яңа елның беренче көне гомерлеккә истә калачак...
Яңа елның беренче көне гомерлеккә истә калачак...

2026 елның беренче көнендә Уфада “Вәгъдәләр марафоны” вакытында 3нче сыйныф укучысы Георгий югалган. Малай төркемнән артта калган һәм 1нче янгын сүндерү часте янында елап җибәргән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Уяу янгын сүндерүчеләр аны шуна ук күреп алганнар. Алар Георгийны частька алып кереп, җылы чәй эчергәннәр, диспетчерлар әти-әнисе белән элемтә эзләгән арада гараж буйлап экскурсия да оештырганнар.

Бердәм эш нәтиҗәсендә, мәктәп аша тиз арада малайның әнисенең телефон номерын тапканнар. Озакламый күңелне нечкәртерлек очрашу булды.

Хушлашканда янгын сүндерүчеләр малайга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан истәлекле кружка бүләк иткәннәр. Бу көн Георгий өчен – чын маҗара булган, ә коткаручылар өчен ярдәмнең ут белән көрәштә генә булмавын янә бер тапкыр искәртү булган.

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас