+22 °С
Дождь
Журналга язылу

Баланы каникулларда укыту дөресме?

Белгеч фикеренә таяныйк.  

Баланы каникулларда укыту дөресме?Баланы каникулларда укыту дөресме?
Баланы каникулларда укыту дөресме?

Каникуллар файда китерсен һәм балага чын-чынлап ял итәргә мөмкинлек бирсен өчен, укуга багышланган вакытны 30-45 минутка, атнага ике-өч мәртәбәгә кадәр чикләргә кирәк, чөнки артык күп дәресләр көч җыюга комачауларга мөмкин. Бу хакта «Баланы үстерү, сәламәтлек һәм адаптацияләү институты” галиме, биология фәннәре кандидаты Оксана Адамовская “ТАСС” агентлыгына  сөйләгән.

"Әгәр бала һәм әти-әнисе (законлы вәкилләр) каникулларда да дәресләрне дәвам итәргә, нинди дә булса фәннән белемне арттырырга карар кылса, атнага ике-өч тапкырдан да артмыйча, 30-45 минут шөгыльләнү яхшырак булыр иде. Башкача баланың тулы канлы ялы барып чыкмаячак", - ди ул.

Эксперт аңлатканча, укучыларның артык аруын булдырмау өчен уку процессы уку вакытын һәм каникулларны чиратлашып оештыруга корылган. Дәрестән тыш эшчәнлекнең бер өлеше каникулларга күчерелергә мөмкин, ләкин бу чорда сәгатьләрнең гомум күләменең яртысыннан артмаска тиеш.

Адамовская билгеләвенчә, каникулларда мондый дәрестән тыш эшчәнлек махсус тематик программалар буенча, мәсәлән, җәйге лагерьлардагы кебек, туристлык-туган якны өйрәнү программалары кысаларында (шул исәптән табигатьтә) яисә сәфәрләр вакытында узарга мөмкин.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас