+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Бу көннәрдә сак булыгыз!

Яңа елда беренче тулган Айның йогынтысы көчле булачак.

Бу көннәрдә сак булыгыз!Бу көннәрдә сак булыгыз!
Бу көннәрдә сак булыгыз!

Бүген, 3 гыйнварда, елның беренче Ае Мәскәү вакыты белән 13:03 сәгатьтә туп-тулы булачак. Әмма искә алган булсагыз, кичә кичне күк йөзендә Ай түп-түгәрәк күренде һәм берничә көн дәвамында ул безгә шулай кебек тоелачак әле. Тулы Айның энергиясе бик көчле. Аның исеме дә шомландыра торган — “Бүре Ае” дип атала. Сөйләүләр буенча, бу вакытта төнге ерткычлар бик актив була һәм Айга карап уларга чыга икән.

Тулган Ай вакытында кешеләр нервлы һәм ярсу, борчулы булырга мөмкин. Бу чорда хроник авырулар кискенләшә, йокысызлык җәфалый. Аяк-кул сыну куркынычы бар, шуңа күрә сак булыгыз.

Бу көннәрдә комарлы уеннар, экстремаль ял белән мавыкмаска киңәш ителә. Шулай ук, артык хисләргә бирелмәгез, конфликтка кермәгез, күп эш башкарып, арырга тырышмагыз, бурычка акча алмагыз һәм бирмәгез, ерак юлга чыкмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, артык күп ашамагыз. Шунысы да мөһим, әлеге чорда хәлиткеч карарлар кабул итми торыгыз. Андый карарларны киләсе атнага калдыру яхшырак булыр.

Астрологлар кисәтүенчә, бу чорда мошенниклар һәм аферистлар калкып чыгуы, телефоннан алдану куркынычы бик көчле булачак. Шуңа күрә берничә көн — тулы Айга кадәр һәм аннан соң ике көн аеруча сак булыгыз.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас