+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 гыйнвар , 08:25

Күпбалалы гаилә йортсыз калган

Бүген төнлә бүрәнә йортта янгын чыккан.

Күпбалалы гаилә йортсыз калганКүпбалалы гаилә йортсыз калган
Күпбалалы гаилә йортсыз калган

3 гыйнварга каршы төндә Белорет шәһәрендә күпбалалы гаилә яшәгән 5х8 метрлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Бәхеткә, янгын чыккан вакытта өйдә беркем дә булмаган.

Янгынны сүндерергә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дежур каравылы һәм ирекле янгын сүндерү командасы килеп җиткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

МЧС хезмәткәрләре янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү һәм торак биналарда автоном янгын хәбәрчесе урнаштыруның мөһимлеге турында искә төшерә. Прибор янгын башлану турында кисәтергә һәм гомерләрне саклап калырга мөмкин.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас