+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 гыйнвар , 08:05

Сабыйга әти-әни кирәк!

Бу балага гаилә җылысы тоярга ярдәм итегез, дуслар.

Сабыйга әти-әни кирәк!Сабыйга әти-әни кирәк!
Сабыйга әти-әни кирәк!

Һәр сабыйның янында якын кешесе булырга тиеш. Нарасый белән сөйләшә, аңа карап елмая, кулына ала, карашына һәм беренче авазларына җавап бирә торган кешесе. Бүген сезне Артем исемле сабый белән таныштырабыз.

Артем әле сабый гына, сәламәтлеге буенча үзенчәлекле, игелекле һәм бала яратучы кеше кайгыртуына мохтаҗ ул. Сабый 2025 елда дөньяга килгән һәм беренче уңышларын ясый башлаган.

Малай эмоциональ контактка бик теләп бара: зур кешенең йөзенә игътибар белән карый, чагу уенчыкны күзәтә, кулындагы уенчыкларны карарга ярата. Ягымлы аралашуга җавап итеп— ихлас елмая белә.

Ул башын тота, ә аралашуда беренче, бик әһәмиятле авазлар — гөлдерәү барлыкка килгән. Артем тыныч, тере һәм ачык сабый, аңа хәзер янында үзенең якын кешесе булу аеруча кирәк.

Нәни Артем үзенең булачак гаиләсен көтә. Ул беренче адымын ясаганда, беренче сүзен әйткәндә янында кем булыр, һәм бу вакытта аны кем кочаклап үбәр, сабый нәкъ шул кешене эзли.

Әгәр сезнең йөрәгегездә игелек, кайгырту һәм ярдәм итү өчен урын бар икән — бәлки, нәкъ менә сез Артем өчен гаилә җылысын бүләк итүче кеше була алырсыз.

Бу бала турында танышларыгызга сөйләгез яисә бу постны социаль челтәрләрдә таратыгыз. Кем белә, бәлки аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.

Сабыйга яраткан гаиләсен табарга сез дә ярдәм итә аласыз, дуслар. “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга онытмагыз.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас