+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Тимәгез, кагылмагыз, кузгатмагыз...

Әгәр шикле предмет тапсагыз, нишләргә?

Тимәгез, кагылмагыз, кузгатмагыз...Тимәгез, кагылмагыз, кузгатмагыз...
Тимәгез, кагылмагыз, кузгатмагыз...

Соңгы вакытта кешеләрнең шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин шикле предметларны табу очраклары еш күзәтелә. Мондый әйберләрне транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишекләре янында, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында очратырга була. Шикле әйбергә тап булганда үзеңне ничек тотарга?

Әгәр сез җәмәгать транспортында онытылган яисә хуҗасыз әйбер тапсагыз, янәшәдәге кешеләрдән сорашыгыз. Аның кемнеке, кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, кичекмәстән табыш турында водительгә хәбәр итегез.

Әгәр дә сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз, күршеләрегездән сорашыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, табыш турында кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез.

Әгәр сез учреждениедә билгесез предмет тапсагыз, кичекмәстән администрациягә яисә сакчыларга хәбәр итегез.

Барлык санап үтелгән очракларда:

тимәгез, күчермәгез, табылган әйберне ачмагыз;

предметны табу вакытын теркәгез;

кешеләр табыштан мөмкин кадәр ераграк китсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз;

һичшиксез оператив-тикшерү төркеменең килүен көтегез.

Исегездә тотыгыз: предметның тышкы күренеше аның чын билгеләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен иң гади көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ. б. кулланыла.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас