

Павловка сусаклагычында профилактик рейд вакытында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары фаҗигане булдырмый калган.
Ведомство мәгълүматы буенча, кичә дүрт кешедән торган гаилә Павловка паркының сусаклагычының икенче ярына чыккан, әмма суның боз өстенә чыгуы аркасында кире каршы ярга әйләнеп кайта алмаганнар.
Бәхеткә, шул вакытта коткаручылар рейдта булган. Аларны күрүгә кешеләр кулларын болгап, ярдәмгә чакыра башлаганнар.
Коткаручылар суднода ял итүчеләрне каршы ярга алып чыкан Бәхеткә, аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте