+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 гыйнвар , 06:45

Карлыган яфрагы киптередегезме?

Кара карлыганның никадәр файдалы булуын белгән кеше аны җәй генә түгел, кыш буе да куллана.

Карлыган яфрагы киптередегезме?Карлыган яфрагы киптередегезме?
Карлыган яфрагы киптередегезме?

Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Баллы суты яки җиләкләреннән ясалган сиробы коры ютәлдән, тамак авыруларыннан ярдәм итә. Карлыганның холестеринны бетерү һәм токсин матдәләрне, авыр металл тозларны организмнан чыгару сәләте аларда пектиннар булуга бәйләнгән. Пектиннар диурезны (сидек бүлеп чыгаруны) арттыра, йокыны яхшырта, артериаль басымны төшерә. Җиләкләрен һәм яфракларын ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, төрле тимгелләр һәм тире авырулары белән авырганда файдаланалар.

С витамины чыганагы буларак шикәр белән төелгән карлыган аеруча кыйммәтле. Кипкән җиләкләре генә аңардан бераз калыша. Карлыганда С витаминын тарката торган ферментлар юк диярлек, шуңа күрә ул туңдырылган җиләкләрдә дә яхшы саклана.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас