

1 гыйнвар кичендә Уфаның Киров районында булган күңелсез вакыйганың нечкәлекләре билгеле. Исегезгә төшерәбез, 22:55 сәгатьтә Кузнецов Затонында, Булат Имашев урамындагы боз шәһәрчегендәге чыршы янында, ир кеше хәвефсезлек кагыйдәләрен тупас бозып, фейерверк аттырган.
Шул вакытта снарядларның берсе туп-туры халык төркеменә төшкән, икенчесе Кыш бабайның декоратив фигурасына эләккән, нәтиҗәдә ул яна башлаган.
"1980 елгы гаепле кеше тоткарланды һәм административ җаваплылыкка тартырылды. Дежур торучы полиция капитаны Илсур Дәүләтшин һәм өлкән лейтенант Илһам Богдановның тиз һәм килешеп эшләве нәтиҗәсендә ут янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерелде. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк", - дип билгеләп үтелә Уфа мэриясе хәбәрендә.
Фото: МЧС по РБ