+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 гыйнвар , 03:00

Дөресен сөйләргә ашыкмагыз...

Ә сезнең балалар Кыш бабайга ышанамы?

Дөресен сөйләргә ашыкмагыз...Дөресен сөйләргә ашыкмагыз...
Дөресен сөйләргә ашыкмагыз...

Балага Кыш бабайның чынлыкта уйдырма булуы турындагы дөреслекне алдан сөйләргә кирәкми, үзе белү-аңлау яхшырак, дип саный психолог Елена Сергиенко.

Белгеч ассызыклавынча, Кыш бабай образы балаларда изгелек турында күзаллауны формалаштыра, якты киләчәккә өмет бирә, шуңа күрә бу күзаллаулар белән сак эш итәргә кирәк.

“Дөньядагы иң яхшы бәйрәмнәр – Яңа ел һәм Раштуа, – ди ул. – Алар безгә өмет бирә, киләчәккә ышанычны ныгыта, оптимизм белән алга карарга мөмкинлек бирә”.

Кыш бабайның бик игелекле символ булуын ассызыклап, ул балаларга тылсым иясенең чынлыкта әкияти персонаж булуын сөйләргә ашыкмаска киңәш итә.

– Алар барысын да акрынлап үзләре аңлар һәм төшенер. Балалар өчен иң мөһиме: Кыш бабай – игелек, якты киләчәк, өмет һәм уңышың урап узмаячагына ышаныч билгесе, –  ди психолог.

Аның фикеренчә, әкияткә ышану балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә файдалы. Ул фикерләүне үстерә, когнитив һәм менталь сәләтләрне киңәйтә, дип билгели психолог. Аның фикеренчә, уңышлы киләчәккә ышанмыйча торып, бернәрсәгә ә ирешеп булмый.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас