

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә авыру балаларны караган күпбалалы ата-аналар өчен түләүле "больничный" вакытын озайту буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Шул хактагы бурыч Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә бар.
Нормаларны яңадан карау ихтыяҗы гамәлдәге чикләүләр аркасында барлыкка килгән: хәзерге вакытта җиде яшьтән кечерәк балаларның ата-аналарына елына 60 календарь көннән дә артык больничный түләнми.
Совет утырышы барышында билгеләнүенчә, балаларның чиратлап авырып китү ихтималы булган күпбалалы гаиләләр өчен бу лимит еш кына җитәрлек түгел. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге категория гражданнар өчен искәрмә ясарга һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләү вакытын арттырырга тәкъдим ителде.
Автор фотосы.