+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 гыйнвар , 09:40

Табибка МАХ аша да язылып була

Башкортстанда яшәүчеләр өчен табибка язылуның яңа ысулы булдырылды.

Табибка МАХ аша да язылып булаТабибка МАХ аша да язылып була
Табибка МАХ аша да язылып була

Хәзер MAX мессенджерындагы махсус чат-бот ярдәмендә язылып була. Моның өчен МАХ мессенджерында @rb_k_vrachu_bot ботын эшләтеп җибәрергә яисә сылтама буенча узарга, СНИЛС һәм туган көн буенча идентификацияләнергә, табиб, белгечлек, дата һәм вакытны сайлап, кабул итүгә язылырга кирәк.

Чат-ботка тәүлек буе кереп була, ул пациентка табибка язылырга яисә якыннарын яздырырга, нинди белгечләргә язылганлык турында мәгълүматны күрергә һәм бармаган очракта язылуны гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта табибка язылган барлык язмалар Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты, Башкортостанның Бердәм медицина порталы һәм “К врачу”мобиль кушымтасында да булачак.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас