+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 гыйнвар , 19:30

Күңел ачу бәлагә китермәсен!

Яңа ел бәйрәмнәре янгын хәвефсезлеге турында онытырга сәбәп түгел.

Күңел ачу бәлагә китермәсен!Күңел ачу бәлагә китермәсен!
Күңел ачу бәлагә китермәсен!

Гади, әмма мөһим кагыйдәләр турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре искә төшерә.

Пиротехника:

 - фейерверклар һәм петардларны махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз;

- петардаларны фатирда-йортта, биналар эчендә, агач астында кулланмагыз;

- аларны кесәгездә йөртмәгез;

 - петардаларны кешеләргә юнәлтергә һәм аларны аяк астына ташларга ярамый;

- кабызылган пиротехникага 15 метрдан да якынрак килмәгез;

- аны йөзегезгә якын тотып яндырмагыз, көчле җил вакытында пиротехника кулланмагыз.

Янгын чыккан очракта 112 номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Хәвефсезлек чараларын үтәгез, бәйрәмнәр имин үтсен!

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас