+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 гыйнвар , 03:00

Яңа ел бәйрәмнәрендә авырсаң

Мондый көннәрдә "больничный" ничек түләнә?

Яңа ел бәйрәмнәрендә авырсаңЯңа ел бәйрәмнәрендә авырсаң
Яңа ел бәйрәмнәрендә авырсаң

Бәйрәм көннәрдә авырып китсәң, "больничный" ничек түләнә? Бу хакта персонал һәм оештыру үсеше буенча директор Юлия Санина RT басмасына сөйләгән.

Бәйрәм көннәре эшкә яраксызлык кәгазенә кертелә һәм гадәти эш көннәре белән беррәттән түләнә. Русия кануннарында мондый чорлар өчен искәрмәләр каралмаган: әгәр авыру бәйрәмнәргә туры килгән икән, алар "больничный"ны рәсмиләштергәндә исәпкә алына.

Эксперт сүзләренчә, мондый очракларда пособие исәпләүнең бернинди махсус кагыйдәләре дә юк.

"Больничныйда күрсәтелгән һәр көн өчен хезмәткәр түләү ала", – дип билгеләгән ул әңгәмәдә.

Шул ук вакытта бәйрәм яисә ял көннәре булу больничныйның озынлыгына йогынты ясамый.

"Хезмәткә сәләтсезлек кәгазе календарь көннәр буенча рәсмиләштерелә, хезмәткә сәләтсезлек озынлыгы анда күрсәтелгән мәгълүматлар белән билгеләнә һәм бу чорда бәйрәм көннәре булу аның үзгәрүенә йогынты ясамый", - ди белгеч.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас