+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 гыйнвар , 03:00

Өч тапкыр артуы көтелә...

Агымдагы елда балаларга алимент исәпләү тәртибе үзгәрә.

Өч тапкыр артуы көтелә...Өч тапкыр артуы көтелә...
Өч тапкыр артуы көтелә...

Агымдагы елның языннан балаларга алимент исәпләү тәртибе үзгәрәчәк. Хәзер түләү күләме хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) буенча түгел, ә узган ел өчен төбәктәге икътисадта уртача айлык номиналь хезмәт хакы буенча билгеләнәчәк, Бу кайбер очракларда балигъ булмаганнарга тиешле түләүләр суммасының өч тапкырга артуына китерергә мөмкин. Бу хакта “Газета.Ru”  басмасына юрист Ольга Новикова сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, 2026 елның 1 мартына планлаштырылган яңа методика үз көченә кергәннән соң, алимент түләүнең гомум тәртибе үзгәрмәячәк, элеккечә калачак: керемнең дүрттән бер өлеше – бер, өчтән бер өлеше – ике, яртысы өч һәм аннан да күбрәк балага.

Новикова мисал рәвешендә Краснодар краенда яшәүчеләр өчен үзгәрешләр ничек булачагын күзаллаган.

"Әйтик, баланың әтисе бар, әмма әти-әнисе аерылышкан. Әни кешенең минималь алименты (нотариаль яисә телдән килешү буенча) МРОТтан 25 процент күләмендә булырга тиеш— узган елда 5610 сум иде (2025 елда МРОТ 22 440 сум тәшкил итте). Яңа алым нигезендә, лимит минималь хезмәт хакыннан түгел, ә узган ел өчен төбәк икътисады буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк”, – ди ул.

Шул ук вакытта узган елда төбәктә уртача номиналь хезмәт хакы 70 410 мең сум тәшкил иткән. Яңа исәп нигезендә, бер баласы булган аерылган кеше 17 602 мең сум түләргә тиеш булачак.

Юрист искәртүенчә, узган елның 25 маеннан Русия территориясендә алимент түләмәүчеләр турында мәгълүматлар белән Федераль суд приставлары хезмәтенең электрон реестры эшли, аларны эш бирүчеләр эшкә алганда тикшерергә тиеш. Бурычлы кеше булса, алар түләүләрне тотып кала башларга тиеш. Новикова билгеләвенчә, ата-аналар арасындагы конструктив мөнәсәбәтләр вакытында алимент турында нотариаль килешү төзү оптималь вариант булачак.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас