

Алдагы көннәрдә республикада һава шартларының начараюы көтелә: урыны белән кар явачак, төнлә төньяк районнарда явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда бозлавык, юлларда кар көртләре салуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көнбатышка күчүчән, секундына 2-7 метр, көндез урыны белән җил тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы төнлә -10-15, аязытканда -18-23, көндез -5-10 градус булачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан булуы, күрү мөмкинлегенең 500 метрдан начараюы турында кисәттеләр.
Ашыгыч хезмәтләрдә тайгак юл һәм томан шартларында дистанцияне тотарга, тизлек режимын сакларга һәм игътибарны гаджетларга юнәлтмәскә киңәш итәләр. Җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме сайларга һәм юлны тиешле урыннардан гына кичәргә, өзелгән электр чыбыкларына якын килмәскә, башка куркыныч хәлләр турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.
Автор фотосы.