+23 °С
Облачно
Журналга язылу

Аңын югалтып егылган...

Таныш булмаган җирдә балаларның үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез!

Аңын югалтып егылган...Аңын югалтып егылган...
Аңын югалтып егылган...

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 15 яшьлек кыз әтисе белән Уфадан Караидел районына, Павловка сусаклагычы ярындагы туристлык комплексларының берсенә, ял итәргә килгән. Кичә иртән кыз саф һавада йөреп кайтырга чыккан, ләкин төшке ашка кайтмаган. Кызы белән элемтәгә чыгу һәм үзаллы эзләү нәтиҗәсез булгач, әти кеше ярдәм сорап ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итә.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары оператив рәвештә һава мендәре судносы ярдәмендә яр буе территориясен һәм сусаклагыч акваториясен тикшергәннәр.

Ярты сәгать эчендә югалган кыз сусаклагыч уртасында өшү билгеләре белән аңсыз хәлдә табылган. Коткаручылар аны ашыгыч рәвештә ярга эвакуацияләгәннәр, җылытып һәм беренче ярдәм күрсәтеп, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Ачыклануынча, кыз адашкан һәм комплекска кире кайту юлын таба алмаган. Өшү нәтиҗәсендә ул аңын югалткан.

"Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, бигрәк тә таныш булмаган җирләрдә, һәм аларга юлга чыкканда маршрутлары турында хәбәр итәргә кирәклеген исләренә төшерегез! — дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода. — Ашыгыч хәл булган очракта, озакка сузмагыз һәм 112 номерына шалтыратыгыз".

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас