

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехник чаралар кулланганда балалар белән ике күңелсез очрак теркәлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, кечкенә кыз, әнисе итәгендә утырган килеш, сүнгән бенгаль утын тотып алган һәм уң кулын пешергән. Бу хәл Уфада, фатирда булган.
Иглин районының Ворошиловское авылында пиротехника аркасында мәктәпкәчә яшьтәге кыз тән пешүләре алган. Баланың әтисе урамда фейерверк аттырган — беренче залп уңышлы ата, аннан соңгылары төрле якка сибелә башлый. Кызганычка каршы, аларның берсе кызга эләгә.
Ведомство матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, узган елның 31 декабреннән агымдагы елның 11 гыйнварына кадәр республикада 163 янгын теркәлгән, аларда 8 кеше һәлак булган, 7 кеше җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, балалар үлеменә юл куелмаган. 96 кеше коткарылган, бу узган елның шушы чорына караганда биш тапкырга күбрәк.
Автор фотосы.