+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 гыйнвар , 07:15

Тугыз ана яңа туган сабыен югалткан...

Яңа ел бәйрәмнәрендә бала тудыру йортында чын мәхшәр булган.

Тугыз ана яңа туган сабыен югалткан...Тугыз ана яңа туган сабыен югалткан...
Тугыз ана яңа туган сабыен югалткан...

Бәйрәмнәр вакытында Кемерово өлкәсендәге Новокузнецк шәһәренең 1нче бала тудыру йортында тугыз яңа туган сабый үлгән.

SHOT мәгълүматлары буенча, сабыйларның үлем сәбәбе – респиратор инфекция. Новокузнецкның 1нче бала тудыру йортын хәзер карантинга япканнар. Башта нарасыйлар үлеменең алты очрагы турында, әмма соңыннан тагын өч үлем турында мәгълүмат барлыкка килгән.

Кайбер әти-әниләр бала тудыру йортында персоналның кискен җитмәве турында хәбәр иткән, бу да сабыйларның үлеменә китерүче сәбәп булырга мөмкин.

Тикшерү комитеты ваемсызлык турындагы мәддә буенча тикшерү башлаган.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас