+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 гыйнвар , 05:25

Могҗиза белән генә исән калган...

Үсмер, исән калырга тырышып, сигезенче каттан сикергән.

Могҗиза белән генә исән калган...Могҗиза белән генә исән калган...
Могҗиза белән генә исән калган...

Мәскәүдә 2011 елгы мәктәп укучысы, янгыннан котылырга теләп, сигезенче каттан кар көртенә сикергән. Бу хакта "РИА Новости" басмасы хәбәр итә.

Янгын Шаболовка урамындагы фатирда чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, исән калырга тырышып, 15 яшьлек мәктәп укучысы сигезенче каттагы тәрәзәдән сикергән һәм кар көртенә егылып төшкән. Күпсанлы җәрәхәтләр һәм яну продуктлары белән агулану билгеләре булган үсмер ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.

Аны фаҗигале үлемнән кар көрте генә саклап калган, дип белдерә белгечләр.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас