

Миләүшә Борис кызы һәм Айвар Сәгыйть улы Рәхимовлар гаиләсе Салават районының Мәчетле авылында яши. Алар инде 25 ел бергә. Бу гаиләнең җылы өендә бер-береңә хөрмәт, ярдәм һәм игътибарлы булу бик мөһим.
Миләүшә Борис кызы биредәге мәктәптә хезмәт сала: балаларга биология укыта һәм бу эшне укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасы белән бергә башкара. Айвар Сәгыйть улы «Янгантау» шифаханәсендә эшли.
2011 елда гаиләдә уллары Самат туа. Әлеге вакытта ул 8нче сыйныфта укый, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, мәктәп тормышында, олимпиадаларда һәм конкурсларда актив катнаша. Самат волонтерлар төркемендә һәм «Беренчеләр хәрәкәте» ндә тора, күптән түгел ул конкурсларның берсендә призер исеменә лаек булган.
2023 елда Миләүшә Борис кызы һәм Айвар Сәгыйть улы үзләре өчен мөһим карар кабул итә. Алар караучысыз калган балаларга гаилә җылысы бүләк итәргә була. Шулай итеп, гаиләгә Арина белән Таһирны алып кайталар. Миләүшә Борис кызы сүзләренчә, балалар тиз арада үзара уртак тел тапкан, ә өйдә җылы һәм тыныч атмосфера урнашкан.
Арина 6нчы сыйныфта укый. Ул мәктәп чараларында, конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнаша, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә тора. Ул биергә ярата: Арина концертларда чыгыш ясый һәм түгәрәкләргә йөри. Буш вакытларында кыз кул эшләре белән шөгыльләнә һәм аш-су әзерләргә дә бик оста ул, еш кына гаиләсен өйдә үзе пешергән тәмлекәчләр белән сөендерә.
Таһир 2нче сыйныфта белем ала. Ул ачык, ягымлы һәм игътибарлы малай. Самат абыйсы белән бик дус ул — абыйсы аның өчен үрнәк һәм таяныч булып тора. Таһир мәктәп чараларында һәм конкурсларда актив катнаша, күптән түгел генә сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесендә чыгыш ясаган.
Миләүшә Борис кызы һәм Айвар Сәгыйть улы үз үрнәге аша балаларга тормыш кыйммәтләрен җиткерергә тырыша. Алар Арина белән Таһирны гаиләгә алып, әти-әни назы бүләк итә алулары өчен бик сөенә.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.