+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 гыйнвар , 06:00

Эченә каләм кадалган...

Башкортстанда 3 яшьлек сабый уен вакытында коточкыч бәлагә тарыган.

Эченә каләм кадалган...Эченә каләм кадалган...
Эченә каләм кадалган...

1 гыйнвар көнне ашыгыч ярдәм бригадасы Яңавыл үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегенә көчле авыртулар белән өч яшьлек баланы китергән. Әнисе сөйләвенчә, сабый уен вакытында пеналга егылган, шул вакытта каләм баланың эченә кадалган.

Санитар авиация дежур хирургының Республика балалар клиник дәваханәсенең балалар хирургы белән консультациясеннән соң, ашыгыч рәвештә диагностик лапаротомия үткәрү турында карар кабул ителгән.

Каләм яртылаш диярлек эченә керүгә карамастан, корсак куышлыгы органнары зыян күрмәгән. Хәзер кечкенә пациент белән барысы да яхшы, аны инде өенә кайтарып җибәргәннәр.

Әти-әниләр, кечкенә балалар булган йортта хәвефсезлек кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Сабыйлар йөгереп уйнаган урыннардан очлы, кадала, кисә торган предметларны җыеп куегыз. Аларның сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы булуыгызны онытмагыз, уяу булыгыз. 

Фото: Яңавыл үзәк дәваханәсе, VK

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас