+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
16 гыйнвар , 05:10

Балалар бакчасына ияләшү чорын ничек җиңел узарга?

Тәҗрибәле тәрбиячедән әти-әниләргә файдалы киңәшләр

Балалар бакчасына ияләшү чорын ничек җиңел узарга?Балалар бакчасына ияләшү чорын ничек җиңел узарга?
Балалар бакчасына ияләшү чорын ничек җиңел узарга?

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә яңа гына аяк баскан һәр сабый ияләшү – адаптация чорын уза. Ияләшү — организмның яңа шартларга, яңа тормыш рәвешенә һәм режимга көйләнүе дигәнне аңлата. Беренче атна-ун көн – сабый өчен дә, аның якыннары өчен дә иң авыр вакыт.

Адаптация төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин:
җиңел ияләшү — 7–10 көн;
уртача ияләшү — 20–30 көн;
авыр ияләшү — 1 айдан 3 айга кадәр;
бик авыр ияләшү — ярты ел чамасы яки аннан да озаграк.

Ияләшү вакыты баланың яшенә, сәламәтлегенә, үсеш дәрәҗәсенә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралаша белүенә, уен һәм предметлар белән эш итү күнекмәләренә, шулай ук көн тәртибенә, өйдә көйләнгән режимына да бәйле.

Авыр ияләшүнең төп сәбәпләре – бала уенчыклар белән мавыгып китә алмый, гади генә гигиена күнекмәләре формалашып җитмәгән, көндәлек режим юк, таныш булмаган кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе аз.

Балалар бакчасына килгәнче, сабыегыз түбәндәгеләрне белергә тиеш:
үзе урындыкка утырырга, чынаяктан эчә, кашык тотып ашый белергә, үзаллы киенергә һәм юынырга тырышырга.
Ияләшү чорында баланың артык арытуны яисә кирәгеннән артык дулкынлануын булдырмаска кирәк, шуңа күрә өйдә тыныч мохит тудыру мөһим. Чөнки яңа тормыш рәвешенә күчкән вакытта бала өчен барысы да үзгәрә: көн тәртибе, тирә-юньдәге кешеләр, балалар, мохит, ризык.

Без, тәрбиячеләр, мөмкин кадәр өй шартларына якын булган атмосфера тудырырга тырышабыз: йокы алдыннан бала белән караватта утырып тору, сөйләшү, бергәләп уенчыкларны җыештыру һзм башкалар. Күпчелек очракта сезнең балагыз мондый үзгәрешләрне уңышлы узачак. Ә ата-аналар исә тыныч, сабыр, игътибарлы һәм кайгыртучан булырга тиеш. Безнең уртак максатыбыз — сабыйлар өчен балалар бакчасындагы вакытны уңайлы, имин, кызыклы, мавыктыргыч һәм танып-белү өчен файдалы итү.

Гадәттә, сезнең ярдәм белән, без һәр балага ачкыч табабыз. Тәрбиячеләрнең бай тәҗрибәсе һәм белеме, ә сезнең тарафтан  балагызга булган мәхәббәт һәм кайгыртучанлык — кыскасы, гаилә белән килешеп эшләү, баланың яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен, ихтыяҗларын, тәрбия өчен кирәкле шартларны исәпкә алу, ияләшү чорын җиңел узарга мөмкинлек бирәчәк.

Марина Николаевна СӘХӘВЕТДИНОВА, тәрбияче.

Илеш районының Югары Яркәй 2нче  "Салават күпере" балалар бакчасы.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас