

Грипп - сезонлы салкын тию генә түгел, ә җитди вируслы инфекция, бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләрдә авыр катлаулануларга китерергә мөмкин, дип ассызыкладылар Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Шуңа күрә түбәндәге профилактика кагыйдәләрен үтәү бик мөһим:
Грипптан саклануның иң ышанычлы ысулларының берсе – ел саен үткәрелә торган вакциналаштыру. Прививка иммунитет булдырырга ярдәм итә һәм авыру куркынычын сизелерлек киметә.
Кулларыгызны даими рәвештә сабын белән юыгыз, бигрәк тә җәмәгать урыннарында булганнан соң.
Эпидемия чорында кешеләр күп җыелган урыннардан качарга тырышыгыз. Авырып китсәгез, тирә-юньдәгеләргә чир йоктырмас өчен өйдә калыгыз.
Дөрес туклану, физик активлык һәм җитәрлек күләмдә йокы сезнең организмга вирусларга каршы торырга ярдәм итәчәк. Витаминнарга бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне рационга күбрәк кертегез.
Бүлмәләрегезне даими җилләтегез. Еш кагылган әйберләрне сөртеп торыгыз (ишек тоткалары, телефоннар һ.б.).
Әгәр дә үзегезне начар хис итсәгез (бизгәк, ютәл, баш авырту), табибка баруны озакка сузмагыз. Ярдәм сорап иртәрәк мөрәҗәгать итү катлаулануларны булдырмый калырга мөмкин.
Автор фотосы.