

Йокысызлык белән көрәшүнең гадәти булмаган ысулын табиб Тэмсин Льюис тәкъдим итә. Аның әйтүенчә, йокларга ятканда оек киеп яту тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә.
Оек йокысызлыктан җәфаланучы кешеләргә ярдәм итә, чөнки аларны кигәч, аяклар җылына, дип ачыклык кертә белгеч.
"Аяклар җылынганда, аларга кан күбрәк керә башлый, бу тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Аның кимүе йокыга китүгә китерә торган төп факторларның берсе булып тора», — дип аңлата табиб.
Льюис белдерүенчә, 2018 елдагы тикшеренүләр буенча, носки кигән кешеләр 32 минутка озаграк йоклаган һәм гомумән йокы сыйфатын, оексыз йоклаучылар белән чагыштырганда, 7,6 процентка яхшырткан.
Автор фотосы.