+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 гыйнвар , 03:00

26 бала өй җылысын тойган

Башкортстанда яшәүчеләр ял көннәренә ятим балаларны кунакка чакыра ала.

26 бала өй җылысын тойган26 бала өй җылысын тойган
26 бала өй җылысын тойган

Кунак режимын рәсмиләштерү өчен зур булмаган документлар пакеты таләп ителә.

Башкортстан халкы гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәкләреннән балаларны кунакка чакыра ала. Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Яңа ел каникулларында балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче 26 бала гаиләләрдә кунакта үткәргәннәр, аралашканнар, уйнаганнар, өй эшләрендә катнашканнар.

Гаилә министрлыгында аңлатуларынча, гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәкләрендә яшәүче балалар вакытлыча — каникулларда яисә ял көннәрендә гаиләдә кунак була ала.

"Аларның туганнар булуы мәҗбүри түгел. Ата-анасыз үскән балага әһәмиятле өлкән кеше, остазы, мәктәп дусларының әти-әниләре үз йортының ишекләрен ача ала. Һәм бу безнең балалар өчен искиткеч тәэссоратлар,  файдалы социаль тәҗрибә", - дип язган Ленара Иванова.

Министр агымдагы елда 121 ял көне булуын искә төшергән.

Кунак режимын рәсмиләштерү өчен уңай бәяләмә алу өчен опека органына гариза, паспорт күчермәсе, медицина бәяләмәсе һәм хөкем ителмәү турында белешмә (шәхсән, МФЦ яисә Дәүләт хезмәтләре аша) бирергә кирәк.

Узган елда Башкортстанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар саны 6,7 проценка кимегән. Хәзер дәүләт карамагында 9 263 бала исәпләнә. Аларның күпчелеге, 94,1 проценты тәрбиягә алган, опекун һәм уллыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Фото: Ленара Иванова, ТГ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас