Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 гыйнвар , 10:30

77 мең сумлык видео “караган”

Башкортстанда яшәүчегә танышы әнә шундый "бүләк" ясаган.

77 мең сумлык видео “караган”
77 мең сумлык видео “караган”

Белорет районында яшәүче смартфонына килгән apk киңәйтүле файлга сылтама аша кереп, мошенникларга үз телефонына керү мөмкинлеген биргән.

Полициягә банк картасыннан акча урлау турында гариза белән Белоретта яшәүче кеше мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, берничә көн элек мессенджерларның берсендә аңа танышыннан apk-файл белән “Видеоны кара...” дигән хәбәр килгән. Сылтама буенча берни дә ачылмаган, ләкин тиздән аның картасыннан 77 мең сумнан артык акчасын алулары билгеле булган.

Әлеге очрак буенча “Урлау” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас