ЗАГС реестры агымдагы ел башыннан яңа туган сабыйларга кушкан иң гадәти булмаган исемнәрне атады. Иң сирәк кызлар исемнәре арасында Джанетта, Нәфисә, Эйла, Этери һәм Лила исемнәре аерылып тора. Иң сирәк малайлар исемнәренә килгәндә, быел Эмилҗан, Рәҗаб, Файзо, Мелик, Танир исемле сабыйлар туган.
Малайлар арасында иң популяр исем — Әмир. Аннан соң Тимур, Мирон, Эмир һәм Михаил исемнәре килә. Кызларга еш кына Ева, Амелия, Әминә, Эмилия һәм София исемнәре кушалар.
Сезнең оныклар нинди матур исемнәр йөртә, нәнәйләр?
Автор фотосы.