Шаран һәм Иглин районнарында күпбалалы гаиләләр яшәгән йортларда янгыннар булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Шаран районының Чалмалы авылында кич белән кирпеч йортның бер бүлмәсендә янгын чыккан. Урынга кичекмәстән Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Чалмалы авыл Советының ирекле янгын сүндерүчеләре җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан өч өлкән кеше һәм бала үзаллы чыккан. Янгынны сүндергәннәр. Яну продуктлары белән агулану билгеләре булган 53 яшьлек ирне район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Йортсыз калган күпбалалы гаилә вакытлыча Куян авылындагы туганнарында яшәячәк.
Ялларда Иглин авылында да янгын булган. Йортта 7 кеше яшәгән, шуларның өчесе – балалар. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм ирекле янгын сүндерүчеләр бер катлы бүрәнә йортта чыккан ут-ялкынны сүндергәннәр. Бәхеткә, барысы да исән-сау. Гаилә вакытлыча күршеләрендә яшәячәк.
Янгыннарның сәбәпләре ачыклана.
МЧС республика халкын кисәтә:
- кабызылган электр приборларын караучысыз калдырма;
- эшләп торган техниканы төнгелеккә һәм өйдән чыгып киткәндә сүндеререргә онытма;
- төзек электр җиһазларыннан гына файдалан;
- янгын хәбәрчесе куй;
- балаларны караучысыз калдырма.
- янгын вакытында 101 яки 112 шалтырат.
Фото: МЧС по РБ