Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 гыйнвар , 11:50

Өстенә машина килеп менгән

Башкортстанда 8 яшьлек бала автомобиль тәгәрмәче астында калган.

Өстенә машина килеп менгән
Өстенә машина килеп менгән

Гафури районында сигез яшьлек бала автомобиль тәгәрмәче астында калган. Бу хакта Телеграм-каналында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итә.

Баланы Стәрлетамак шәһәр дәваханәсенә салганнар. Табиблар чәрдәкләнгән сөякләрне җыеп, ныгытып куйганнар.

“Хәзерге вакытта хәле уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяләнә. Кечкенә пациент педиатрия бүлегендә дәвалануын дәвам итә”, - дип язган ведомство җитәкчесе.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас