Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 гыйнвар , 09:30

Балагызның теле начар ачыламы?

Белгечләр моның төп сәбәбен ачыклаган.

Балагызның теле начар ачыламы?
Балагызның теле начар ачыламы?

Экраннан читләштереп, вакытны ата-аналар белән бергә укуга бүлү кечкенә балаларның тел һәм социаль-эмоциональ күнекмәләрен яхшырта. Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Бүген телефон, телевизор, планшет экраннары гаиләләрнең көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Ә бу исә уку, уен яисә чын аралашуга бүленәсе вакытны ала. Яңа тикшеренү авторлары нәкъ менә шуңа игътибарны юнәлтә.

Төньяк-Көнбатыш педагогика университетыннан Шифэн ли җитәкчелегендәге  галимнәр командасы вакытны дөрес бүлү белән балалар үсеше ничек бәйле булуын өйрәнгән. Тикшеренүдә Ланьчжоу шәһәреннән 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге 202 балалар бакчасы тәрбияләнүчесе һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Өлкәннәр балаларының көненә ничә минут экран артында үткәрүен, әти-әниләре белән бергә китап укуларын, уйнауларын җентекләп теркәп барганнар.

Тикшеренүчеләр экран вакытын категорияләргә бүлгәннәр: белем бирү һәм күңел ачу контенты, шулай ук үзаллы һәм әти-әниләр белән бергәләп карау.

Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, әти-әниләр белән бергәләп уку иң отышлысы булып чыккан. Өлкәннәр белән күбрәк укыган балала иң яхшы тел күнекмәләре һәм югарырак социаль-эмоциональ әзерлек күрсәткән.

Авторлар билгеләвенчә, эш үзара хезмәттәшлеккә бәйле. Бергәләп уку диалог, сораулар, аңлатмалар һәм персонажларның хис-кичерешләре турында фикер алышу өчен шартлар тудыра, ә санлы җайланмалар өлкәннәрнең катнашуын киметә.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас