Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 гыйнвар , 15:10

Җиде яшькә кадәр балаларга кәһвә эчәрмәгез!

Ни өчен балаларга бу эчемлек белән мавыгырга ярамый?

Җиде яшькә кадәр балаларга кәһвә эчәрмәгез!
Җиде яшькә кадәр балаларга кәһвә эчәрмәгез!

Шушы хакта "Москва 24" телеканалында табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Дарья Русакова сөйләде.

Табиб белдерүенчә, мондый яшьтә нерв системасы тулысынча формалашмаган була әле. Эчемлектәге кофеин балада ярсынучанлык, эмоциональ тотрыксызлык һәм йокы белән проблемалар тудырырга мөмкин.

Әмма җиде яшьтән соң да кәһвә белән мавыгырга ярамый. Әгәр сабыегызда җиңел ярсый торган нерв системасы булса, ул начар йоклый икән, аңа мондый эчемлек бирергә дә кирәкми, дип билгели табиб.

Шулай ук кофеинның артериаль басымны күтәрүен, йөрәккә югары йөкләнеш китерүен дә исәпкә алырга кирәк. Балада йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бөерләр белән проблемалар булганда очракта, шулай ук, эчемлектән баш тартырга кирәк.

Моннан тыш, кәһвә ашказаны лайласын ярсыта, шуңа күрә аны ашказаны-эчәк системасы авырулары булган балаларга бирмәү яхшырак, мәсәлән, гастрит вакытында. Югыйсә, симптомнар көчәячәк, дип кисәтә диетолог.

Әгәр бернинди проблемалар да юк икән, җиде яшьтән өлкәнрәк балага аз күләмдә кәһвә зыян китермәячәк, киресенчә, когнитив функцияләрне күтәрә һәм яхшырта ала, дип билгели Русакова.

"Балага яраклы дозировка турында сөйләсәк, аның тән авырлыгының һәр килограммына 2,5 мг кофеин куллану хәвефсез санала. Чагыштыру өчен, 200 мл капучинода 100 мг  тирәсе кофеин бар”, — дип аңлатты табиб.

Гомумән алганда, балаларга сөт өсте яисә сөт белән сыекландырылган, каты булмаган кәһвә эчерергә кирәк. Ашказанының лайлалы тышчасын ярсытмас өчен эчемлекне ач карынга бирергә ярамый, дип тә ассызыклады эксперт.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас