Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 гыйнвар , 10:15

Әти-әнисен 38 миллион сум акчадан яздырган

 Янә бер үсмер мошенниклар тозагына эләккән.

Әти-әнисен 38 миллион сум акчадан яздырган
Әти-әнисен 38 миллион сум акчадан яздырган

Татарстанда мошенниклар үсмердән әти-әнисенең 38 миллион сум акчасын алдырган. Бу республикада балага карата иң зур мошенниклык очрагы, дип белдергән Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча мәгълүматларны хокукка каршы файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсе оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.

"Татарстанда [балага карата] иң зур мошенниклык очрагы узган елның декабрендә булды – зыян 38 миллион сум. Мошенниклар берничә көн дәвамында үсмерне алдаганнар, нәтиҗәдә ул аларга үз әти-әнисенең акчаларын биргән”, – дип сөйләгән ул мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы тору чараларына багышланган матбугат конференциясендә.

Җинаятьчеләр бала белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре рәвешендә элемтәгә кергән һәм аңардан гаилә турында конфиденциаль мәгълүматны сорап алган. Ялган хокук сакчылары балигъ булмаган баланы аның әти-әнисенә каршы җинаять эше кузгату белән куркыткан. Психологик басымга һәм янауларга бирелеп, укучы мошенникларның барлык инструкцияләрен үтәгән һәм билгесез счетларга 38 миллион сум күчергән.

Әти-әниләр, балаларыгыз белән мондый очраклар турында сөйләшегез, кисәтегез. Чит номерларны алмасыннар, кодлар, банк картлары турында сүз чыгу белән, элемтәне өзсеннәр.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас