Республика перинаталь үзәге табиблары 24,5 атнада туган һәм экстремаль түбән авырлыктагы – 480 граммлы кызның гомерен саклап калган. Бу хакта Телеграм каналында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
“Төбәктә яңа туган сабыйлар өчен медицина ярдәме системасы актив үсә, һәм табиблар хәтта иң кечкенә һәм авыр пациентларны да карау, тәрбияләүдә югары нәтиҗәлелек күрсәтә.
Тән авырлыгы экстремаль түбән булган балаларның исән калу мөмкинлеге шаккатыргыч 90,5 процентка җиткән. Бу “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында перинаталь үзәкләргә заманча технологияләр һәм җиһазлар кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Узган елда әлеге проект кысаларында республиканың перинаталь үзәкләрендә 114 берәмлек медицина техникасы яңартылды, шул исәптән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары һәм яңа туган сабыйларның торышын мониторинглау системасы”, – дип яза ведомство җитәкчесе.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ