Красноярск өлкәсендә кичә, 22 гыйнварда, 14 яшьлек үсмерне урлаганнар.
Николай билгесез кеше белән өйдән чыгып киткән. Кич белән мессенджерда әтисенә улын урлаулары турында хәбәр һәм видеоролик җибәргәннәр, анда үсмер әтисеннән барлык таләпләрне үтәвен сорый. Өйдәге сейтан 3 миллион сум акча югалуы да ачыкланган.
Үсмерне "Серебряный Бор" дигән элиталы микрорайоннан алып киткәннәр. Анда кораллы сак һәм камералар куелган. Әти кеше улының Украина мошенниклары йогынтысына эләгүенә ышанмый.
Mash мәгълүматлары буенча, Коляның әтисе төбәкнең иң бай кешеләренең берсе, зур компания директоры. Җинаятьчеләр бала өчен 30 миллион сум акча таләп итә. Әти кеше улы белән шәхсән сөйләшергә рөхсәт итүләрен сораган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, малайны эзлиләр.
Фото:zapad24.ru