Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 гыйнвар , 11:45

Балыкның файдалысын сайлагыз...

Эксперт өлкәннәр өчен иң файдалы балык турында сөйләде.

Балыкның файдалысын сайлагыз...
Балыкның файдалысын сайлагыз...

Өлкәннәр өчен иң файдалы балык — тәрәч, минтай һәм хек. Балыкның файдасы турында табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина сөйли.

Аның сүзләренә караганда, бу балыклар йодка бай, шулай ук составында аксым һәм политуендырылмаган кислоталар бар. Моннан тыш, алар, башка балыкларга караганда, шактый арзан.

"Йод калкансыман бизне активлаштыра. Ул бигрәк тә диңгездән еракта яшәүче өлкәннәргә кирәк", - дип билгели эксперт.

Үз чиратында, балыктагы аксым инфекцияләргә каршы көрәшүче күзәнәкләр һәм антитәнчекләр синтезы өчен төзелеш материалы булып хезмәт итә, ди Мухина.

Диетолог әйтүенчә, өлкән яшьтәге кеше менюсында балык атнага биш тапкыр көненә 150-200 грамм күләмендә булырга тиеш. Кыздырганда бу ризыкта сәламәтлек өчен куркыныч канцерогеннар барлыкка килә, шуңа күрә аны парда пешерү, газ мичендә яки томалап пешерү яхшырак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас