Бүген, 23 гыйнварда, Красноярск краеның Березовка авылында ун яшьлек кыз кар астында калып, һәлак булган.
Кыз йорт алдында зур кар өемендә тоннель чокып уйнаган. Шул вакытта кар ишелеп, бала аста калган һәм чыга алмыйча, тончыгып үлгән. Кызганычка каршы, янәшәдә ярдәмгә килергә беркем дә булмаган.
Күпмедер вакыттан соң әти-әнисе аны югалтып, эзли башлаган. Өй янында әйберләрен һәм казылган кар өемен күргәннәр. Тик баланы эзләп алганда инде соң була...
Төбәк Тикшерү комитеты "саксызлык аркасында үлемгә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Әти-әниләр, кар өемнәрендә тоннель казу – бик куркыныч уен. Ул һич көтмәгәндә ишелеп төшеп, чыгу юлын ябып куярга мөмкин. Андый уеннарны рөхсәт итмәгез! Бу хакта балаларыгызга аңлатыгыз, сак булсыннар!
Фото: Төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсе