Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 гыйнвар , 10:00

Балалар ярдәм сорый...

Башкортстанда узган елда балалар ышаныч телефонына 17 мең тапкыр шалтыратканнар.

Балалар ярдәм сорый...
Балалар ярдәм сорый...

Шалтыраткан 2 меңнән артык бала сөйләшергә батырчылык итмәгән һәм трубканы куйган.

17 меңнән артык шалтыратуның 12,5 меңе — балалар һәм үсмерләрдән, меңнән артыгы — ата-аналардан. Психологик ярдәм хезмәте эше нәтиҗәләре турында төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Бу мөрәҗәгатьләр арасында 1 295 кризис шалтырату теркәлгән, психологик ярдәм ашыгыч таләп ителгән. Болар –  аутоагрессия, гаиләдә һәм аннан тыш көч куллану очраклары. Ведомство башлыгы тагын бер санга игътибар иткән – 2 124 тапкыр балалар шалтыраткан һәм сөйләшергә батырчылык итмәгән. Ягъни ярдәм эзләгәннәр, ләкин курыкканнар яисә ышанмаганнар.

Министр ассызыклавынча, балалар ышаныч телефонына һәр бала, үсмер, ата-ана шалтырата ала, телефонның икенче очында белгечләр һичшиксез булган хәлләрне ачыкларга һәм хәвефсез чыгу юлын табарга ярдәм итәчәк.

Түләүсез бердәм ышаныч номеры 8 800 2000 122 (яки 124) тәүлек буе эшли ала.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас