Башкалада яшәүче AirPods Мария исемле психолог наушнигын дарулар белән бергә йотып җибәргән. Бу хакта SHOT Телеграм каналы хәбәр итә.
Кыз наушнигын бер уч дару яткан кесәсенә салган. Дарулар эчәргә вакыт җиткәч, ул, карамыйча гына аларны кесәсеннән җыеп алган һәм эчеп җибәргән. Дөрес, ниндидер уңайсызлык тойган, ләкин моңа әһәмият бирмәгән. Авыр йотылучы зур дару эләкте, дип уйлаган. Ә наушникларын эзләп, кесәсен актарганда, берсен табалмый.
Кыз дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, анда аңа рентген ясыйлар. Тикшерү колакчын чынлап та эчтә булуын күрсәтә. Ләкин табиблар, хәлне катлауландырмас өчен, кызны өенә кайтарып җибәрә, наушникның табигый юл белән чыкканын көтәргә куша.
Бәхеткә, наушник ашказаныннан эчәклеккә кадәр озын юл үтеп, ниһаять, чыга. Ә кыз дару эчкән чакта игътибарлырак булырга вәгъдә итә.
Фото: видеодан скрин