Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 гыйнвар , 13:20

Парковкада торган машинага ут капкан

Бу вакытта автомобиль эчендә җиде яшьлек малай утырган.

Парковкада торган машинага ут капкан
Парковкада торган машинага ут капкан

Иркутск шәһәрендә футбол буенча тренер 7 яшьлек баланың гомерен саклап калган. Андрей Гельгорин спорт комплексы янындагы парковкада торган автомобильдән төтен чыгуын күргән. Бу вакытта салонда җиде яшьлек малай утырган. Баланың әнисе комплекска кызын алырга кереп киткән була.

Автомобиль ишекләре бикләнгән була, шуңа да тренер башта аяклары белән пыяланы ватарга тырышып карый. Соңрак узып баручылар аңа чүкеч табарга булыша.

Тәрәзәне ватып, ир малайны балалар креслосы белән бергә машинадан чыгара.

Әфарин, чын герой!

 

Фото: видеодан скрин

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас