Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 гыйнвар , 18:25

Баласына 3 миллион сум бурычы бар

Үз баласыннан качып йөрүче вөҗдансыз әтине эзлиләр.

Баласына 3 миллион сум бурычы бар
Баласына 3 миллион сум бурычы бар

Ишембай шәһәре һәм районы приставлары балигъ булмаган баласына акча түләмәгән өчен 1989 елгы Виталийны эзлиләр. Ишембайда туган ирнең алимент буенча 3041530,01 мең сум бурычы җыелган.

Гражданинны Русия чикләреннән чыгу хокукын чикләгәннәр.

Фаразланганча, ир Санкт-Петербург территориясендә качып ята, рәсми рәвештә ул эшкә урнашмаган.

Ул суд приставлары хезмәтенә килүне тәэмин итмәгән, озак вакыт качып йөри һәм соңгы яшәү урыны буенча билгеләнмәгән. Русия ГУФССП башлангычы буенча вөҗдансыз әтине башкарма эзләүгә игълан иткәннәр.

Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәсе булганнарның Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частена 8 (347) 273-56-40 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

 

Фото: ГУФССП России по РБ / Vk

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас