Бу ялларда, Павловка сусаклагычында профилактик рейд вакытында, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары өч бала һәм аларның әниләренә ярдәмгә килгән.
Әни кеше, 2013, 2022 һәм 2023 елгы өч баласы белән, ял базасыннан саф һавада йөрергә чыгып киткән һәм өч чакрым чамасы юл үткәнен сизми дә калган. Кайту авыррак булып чыккан: балалар арыган, көч-хәлләре беткән, өстәвенә, өши дә башлаганнар.
Бәхеткә, янәшәдә коткаручылар күренгән. Алар һава мендәрендәге суднода хатынны һәм балаларны кире ял базасына алып кайтканнар.
Коткаручылар кисәтә: елның салкын вакытында табигатьтә гадәти йөрү дә куркыныч булырга мөмкин, бигрәк тә кечкенә балалар белән. Алар белән ерак юлга чыкканда көчләрен, һава торышын исәпкә алу һәм һәрвакыт якыннарың белән элемтәдә тору мөһим.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты