“Роспотребнадзор” туристларга Нипах вирусыннан саклану өчен киңәшләр биргән. Белгечләр туристларга авыру хайваннар белән элемтәдән качарга, кулларны сабын белән яхшылап юарга, антисептиклар кулланырга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ашар алдыннан яхшылап юарга һәм шикле чыганаклардан су эчмәскә киңәш итә.
Русиядә авыру очраклары ачыкланмаган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Туристларга югары температура, ютәл яисә көчле баш авырту барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нипах вирусы кешегә хайваннардан — дуңгызлардан яисә ярканатлардан, шулай ук йогышлы ризык аша һәм кешедән кешегә күчә.
Бу вирус – яңалык түгел, таралу очраклары Һиндстанда һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә даими теркәлә.
Русиядә хәл контрольдә, дип белдерә ведомство белгечләре. Илдә вирусны ачыклау өчен тест-системалар запасы җитәрлек, ә чик пунктларында керүчеләрнең сәламәтлек торышын реаль вакыт режимында күзәтүче “Периметр” системасы эшли.
Вирус таралу очракларын Һиндстанның Калькутта шәһәреннән ерак түгел урында теркәгәннәр. Көнбатыш Бенгалия штатында йоктыруның биш очрагын расланган, зыян күрүчеләр арасында — медицина хезмәткәрләре. Карантинда авырулар белән элемтәгә кергән 100гә якын кеше бар.
2023-2024 елларда вирус йоктыру очраклары Керала штатында да булган, анда инфекциядән ике кеше үлгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Нипах вирусын дөньяда иң куркынычларның берсе дип атый, аннан дару һәм вакцина юк. Вирус бизгәк һәм энцефалопатия китереп чыгара (баш мие күзәнәкләренең зарарлануы һәм үлеме), ә үлем дәрәҗәсе 40тан 75 процентка кадәр тәшкил итә.
Автор фотосы.